ТАТАРСТАНДА КОРОНАВИРУСТАН ҮЛҮЧЕЛӘР САНЫ 40ТАН АРТТЫ...
Татарстанда COVID-19 инфекциясеннән һәлак булганнарның саны 41гә җитте. 28 июльдә тагын ике үлем очрагы расланган.
Татарстанда COVID-19 инфекциясеннән һәлак булганнарның саны 41гә җитте. 28 июльдә тагын ике үлем очрагы расланган. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Алабуга районыннан 1934 елгы кеше коронавирус инфекциясе һәм ике яклы пневмония белән Алабуга үзәк район хастаханәсенә китерелә. Хроник авырулары булганлыктан, пациентның хәле кискенләшә бара. Дәвалау алып барылса да, үпкәләре ялкынсыну шактый көчәя барган. 17 июльдә пациент җан биргән.
Казанда яшәүче 1948 елгы хатын-кыз 18 июль көнне яңа коронавирус инфекциясенә шик белән Республика клиник хастаханәсенең йогышлы авырулар госпиталенә китерелә. Биредә ике яклы пневмониянең авыр формасы ачыклана. Моннан тыш, йөрәк-кан тамырлары һәм эндокрин системаларының җитди хроник авырулары була. 27 июльдә пациент вафат була.
«Ике очракта да үлем сәбәбе патологоанатомия экспертизасы нәтиҗәсендә ачыклана. Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз», — диелә хәбәрдә.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев