Логотип Идель
Яңалыклар

ТАТАРСТАНДА КЫР ЭШЛӘРЕНӘ БАГЫШЛАНГАН ИҢ ЗУР КҮРГӘЗМӘ АЧЫЛДЫ

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Татарстанда кыр көне - 2020» дип исемләнгән кыр эшләренә багышланган иң зур күргәзмәне ачты.

    Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Татарстанда кыр көне - 2020» дип исемләнгән кыр эшләренә багышланган иң зур күргәзмәне ачуда катнашты. Күргәзмә Лаеш районында урнаштырылган һәм 4 июльгә кадәр уздырылачак.

«Бу чарага без узган елның көзеннән үк әзерләнә башладык. Бүген сез бу эшнең нәтиҗәсен күрәсез. 100гә якын төрле сорт һәм яңа перспективалы культураларның гибридлары тәкъдим ителгән. Алар арасында, мәсәлән, ТАССРның 100 еллыгы бодае да бар, ул 10 ел дәвамында шушы чарага чыгарылган һәм хәзер дәүләт сынавы уза, шәмәхә бөртекләре булган надира һәм башка культуралар күп төрле: кукуруз, көнбагыш, борчак, бәрәңге, киндер, нутлар һ.б.», - дип сөйләде Марат Җәббаров.

    Күргәзмәдә заманча авыл хуҗалыгы техникалары, тест-драйвлар һәм демо-күрсәтүләр дә тәгъдим ителгән. Мәсәлән, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә басуларны ташлардан чистартырга ярдәм итә торган таш җыючы техниканын демонстрациясен күрергә, агросәнәгать тармагы өчен цифрлар белән бәйле булган карарлар белән дә танышырга мөмкин булачак.

 ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы, бизнес-очрашулар зонасында күргәзмәдә катнашучылар үзара эшлекле сөйләшүләр дә уздыра алуларына игътибар бирергә сорады. Эшлекле программа чаралары кысаларында шулай ук түгәрәк өстәлләр, семинарлар һәм мастер-класслар узачак, анда авыл хуҗалыгы тармагындагы тенденцияләр, актуаль мәсьәләләр һәм аларның чишелешләре турында әңгәмә алып барылачак.

    Чара кунакларына конкурслар, кафе һәм рестораннарда нәкъ менә безнең Татарстан фермерларының продукциясеннән әзерләнгән төрле ризыклар тәкъдим ителәчәк. Шулай ук кунакларны Татпотребсоюз милли ашлары белән дә сөендерәчәкләр.

«Безнең Фермерлар һәм үзмәшгульләр үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Күргәзмәдә Россия Федерациясенең 24 регионыннан һәм Беларусь Республикасыннан 200ләп экспонент катнаша", - дип билгеләп үтте министр.

Ул катнашучыларны һәм кунакларны бу көннәрне мөмкин кадәр актив, кызыклы һәм нәтиҗәле итеп үткәрүләрен сорады.

   Ачылу тантанасында Россия ашлык берлегенең үсеш департаменты директоры Сергей Турнин, Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Илдус Зарипов һәм Россия авыл хуҗалыгы фәннәре Академиясенең Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры Марсель Таһиров та катнашты.

фото: интернеттан

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев