-
Россиядә сабантуйлар сезоны Дәүләт җыр һәм бию ансамбле катнашында ачылган Быелгы сабантуй сезоны Әстерхан өлкәсе Идел Буе районының Җәмәл (Три Протока) авылында, шулай ук Волгоград өлкәсенең Светлоярск районы Кече Чапурин авылында башланды.
-
«Черек күл» паркында психолог белән очрашуда казанлыларга эмоциональ яну турында сөйләячәкләр 22 нче майда Казанның «Черек күл» паркында психолог белән чираттагы түләүсез очрашу узачак. Лекциянең темасы –эмоциональ яну.
-
Казан Кремле диварында уникаль утлы тамаша (ВИДЕО) Казан Кремле диварында уникаль утлы шоуны оештырыла. Эффектлы иллюминация Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуга багышланган.
-
ТАЙМ-АУТ: ЙӨГЕРҮ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘБЕЗ Ләйлә Каюмова һәр көнен диярлек 10 километр йөгерүдән башлый. Тизлеккә йөгергәндә бу араны узу өчен аңа нибары 45 минут вакыт таләп ителә.
-
«Media Week-2022»: КФУда медиа атна бара Казан федераль университетында бу атна дәвамында журналистика белеменең 60 еллыгына багышланган «Media Week-2022» дигән чара уза. Әлеге медиа атна кысаларында ачык ишекләр көне, «Россия-Таҗикстан: цифрлаштыру чоры журналистлары» халыкара медиамәктәбе, түгәрәк өстәл һәм төрле мастер-класслар үтә.
-
Казан яшь дипломатлар һәм эшмәкәрләрне очраштыра Чараның төп максатларының берсе - яшь дипломатлар арасында формаль булмаган элемтәләр кору.
-
Кариев театры премьерага чакыра Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган
-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Татарстанда Кырымны искә алу - табигый хәл

Казанда һәм республикабызда бу көннәрдә Кырым Республикасына багышланган мәдәни вакыйгалар гөрли – шул рәвешле, Кырым һәм федераль әһәмиятле Севастополь шәһәрен Россиягә кушуга 5 ел тулу вакыйгасы билгеләп үтелә.
5 ел элек, 2014 елның 18 мартында Мәскәү Кремлендә Кырым Республикасының һәм федераль әһәмиятле Севастополь шәһәренең Россиягә кушылуы турында шартнамә имзаланды. Шул ук елның 16 мартында Кырымда Россиягә кушылу мәсьәләсендә референдум үткән иде. Гомумән, 2014 елның февраль-март аенда тиз-тиз алмашынып торган кинохроника кадрлары сыман вакыйгалар, телевизордан күзәткән кешеләргә, сәер төш кебек кенә булгандыр. Украина һәм Кырымда яшәп, әлеге вакыйгаларны үз башыннан кичергәннәргә алай тоелмады ул, билгеле. Шулай да халык күпләп кырылмавына, озакка сузылган хәрби конфликт кабынмавына шөкер итәрлек. Референдум нәтиҗәләрен Европа илләре әлегәчә танымаса да, Россиягә икътисадый санкцияләр игълан ителсә дә, халык барыбер тыныч һәм матур тормышта яшәргә лаек. Узган эшкә салават – Кырым да Россия составында бәхетле, ирекле булсын иде!
Кырымда бүген рәсми бәйрәм көне. Халык ял итә. Үзәк телеканаллар алып баручылары, шатлык хисләрен тыя алмыйча, Кырымның һәр җирендә өч төсле флаглар җилфердәвен, җирле халыкның тантана итүен, Россия яшәве белән горурлануын сөйли.
Татарстанда, ял көне үк булмаса да, биш еллык юбилей уңаеннан шулай ук җанлану сизелә. Узган атнада ТР Милли музеенда “Татарстан һәм Кырым. Ике республика” күргәзмәсен ачу тантанасы һәм картиналарның авторы Светлана Медведева белән очрашу булып узды. Бүген шушы ук музейда әлеге темага янә бер күргәзмә ачыла. “Кырым минем йөрәгемдә” дип аталган күргәзмә Татарстан рәссамнар берлеге ярдәмендә оештырыла һәм анда республиканың төрле төбәкләрендә яшәп иҗат иткән иң танылган рәссамнарның илле картинасы күрсәтелә.
Әле кичә генә Халыклар дуслыгы йортында тантаналы концерт булып узды. Концертның рәсми өлешендә Кырым татарларының Казандагы мәшһүр вәкиле, ТР Һөнәрләр палатасының идарә рәисе Нури Мостафаев сөйләде. Кырымга ул 2014 һәм 2018 елларда кайтып килгән. Шушы еллар эчендә тарихи ватанында уңай үзгәрешләрнең шактый булуын күреп сөенгән. Аның сүзләренчә, Казан югары уку йортларында берничә дистә кырымтатар студенты укый, үзләренең якташлык җәмгыяте эшләп килә. Концертта Кырымнан килгән сәнгать осталары чыгышын күреп булмаса да, үзебезнең артистлар шәп әзерләнгән иде.
Спорт ярышлары, күргәзмәләр – чаралар әле Татарстанның кайбер башка шәһәрләрендә дә уза. Шулай ук татарстанлыларны да Кырымда узачак вакыйгаларда катнашырга чакыралар. Мәсәлән, хәзерге вакытта яшь сәнгатькәрләрнең Судак шәһәре янында май-сентябрь айларында ике этапта үткәреләчәк “Таврида 5.0” форум-фестиваленә теркәлү бара. Анда катнашучыларга үзләрен күрсәтү өчен бик зур мөмкинлекләр вәгъдә ителгән.
Язмышның ачы көлүе булгандырмы, Кырым һәм кырымтатар халкы тарихы белән бәйле икенче бер вакыйга да 18е көнне билгеләп үтелә. 18 майда, фашистлар белән хезмәттәшлек итүдә гаепләнеп, башкомандующий Сталин фәрманы белән кырымтатар халкы Кырымнан депортацияләнде. Коммунистларның тулы бер халыкка каршы кылган башбаштаклыгы дәүләт тарафыннан хата дип танылмады. Югыйсә, шулкадәр зурдан кубып референдумнар үткәреп йөргәндә бик вакытлы буласы иде ул гамәл...
Татарстан белән Кырым халкын гасырлардан килгән туганлык мөнәсәбәтләре бәйли. Әлеге факторны истә тотып, биш ел элек кырымтатар халкын “Россияне яратырга” күндерүдә Татарстан җитәкчелеге, югары дин әһелләре дә актив җәлеп ителгән иде. Бүген исә гади халык та, милли зыялылар да Кырым ярымутравына сәфәрләрне бик ярата. Кырымтатарлар барыбызны да якты йөз белән каршы ала, кадер-хөрмәт күрсәтеп кунак итә. Димәк, Татарстанда кардәш республикага теләктәшлек белдереп, төрле бәйрәм чаралары оештыру, Кырымны тагын бер кат рәхмәт белән искә алу – табигый хәл.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз