-
«Идел»нең ике журналисты «Динем - Ислам, милләтем - татар» бәйгесендә җиңүче булдылар! Әлеге конкурста 70 журналист гариза биргән, барлыгы 434 эш каралган.
-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
«ТУФАН САМАВЫРЫ»НЫҢ ЧИРАТТАГЫ ЧЫГАРЫЛЫШЫНДА БУЛАТ ИБРАҺИМОВ БЕЛӘН СӨЙЛӘШӘЧӘКБЕЗ Туры эфир безнең инстаграм биттә алып барылачак.
-
Сәмрух» премиясе җиңүчеләре кемнәр? 24 февраль көнне урамда үтә нык салкын булуга карамастан «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә кызу иде! Чөнки, ниһаять, 2020 елның иң яхшы әйдаманы һәм сәлкеше билгеле булды. Ул гына да түгел, «Сәмрух – 2020» Республикакүләм сәләтле балалар һәм яшьләр премиясе тагын 13 номинация җиңүчесен игълан итте.
-
58 яшьлек ир-ат сөяркәсенә ут төрткән... Красноярск өлкәсендә 58 яшьлек ир-ат сөяркәсенә спирт сипкән һәм шырпы яндырып, ут төрткән.
-
Айваз Садыров кызына нинди исем кушкан? Кызына нинди исем кушканнарын да белдек!
-
ТАГЫН ЯЛ ИТӘЧӘКБЕЗ! Ял итеп армаган идегезме әле? Безне тагын ял көннәре көтә.
Авыл яшьләре, сез кайда?!
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы барышында ведомство башлыгы Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, укучыларның нибары 5 проценты гына авылга кайтырга ниятли. Республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов аграр вузларны бу мәсьәләне уйларга чакырды.
"Заманча технологияләрне гамәлгә кертү шартларында белгечләрнең квалификациясе мәсьәләсе кискен тора, һәм мәгариф учреждениеләре тармак өчен кадрлар әзерләү алымнарын тамырдан үзгәртергә һәм ул мәктәптән үк башланырга тиеш", - дип белдерде Марат Җәббаров.
Ул Балтач районы, аграр класслар булдырылган, Әлки районы, көллият базасында студентлар кооперацияләре эшләп килә торган тәҗрибә турында сөйләде. Министр сүзләренә караганда, бу юнәлештәге югары уку йортлары балаларны заманча производствога якын шартларда укытырга тиеш.
"Без Казан аграр университеты, ветеринария медицинасы академиясе эшендә җитди үзгәрешләр көтәбез, шул исәптән заман таләпләренә туры китереп, квалификацияне һәм профессорлар-укытучылар составын арттыру исәбенә дә", - диде министр.
inkazan.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз