Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстанда мөселман уку йортлары арасында Коръән бәйгесе узачак

Ул Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү чаралары кысаларында оештырыла.

Рабигыль-ахыр аеның 27нче көнендә (2нче декабрьдә), Казанда мөселман уку йортлары арасында Коръәннең 30нчы җүзен белү буенча II Республика бәйгесе узачак. Әлеге конкурс Казан ислам университетының «Рәшидә» рухи-белем бирү үзәге бинасында үтә (Казан, Вознесение бистәсе, Цветочная ур., 24 й.). Ул Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү чаралары кысаларында оештырыла.

Чарада 9 мөселман уку йортыннан 55 шәкертнең, “Рәшидә” һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә урнашкан Коръән ятлау үзәгендә белем алучыларның катнашулары көтелә. Әлеге конкурс булачак имамнар һәм хафизлар арасында Коръәнне уку һәм ятлауга кызыксыну тудыру максатыннан үткәрелә.

Бәйгене Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Ислам мәдәниятенә һәм мәгарифенә ярдәм фонды ярдәме белән Россия ислам институты үткәрә.

Коръән бәйгесе ике номинациядә уза:

Коръән ятлау үзәкләре шәкертләре арасында Коръәннең 29нчы, 30-нчы җүзләрен белү;

Татарстанның мөселман уку йортлары арасында Коръәннең 30-нчы җүзен белү.

Бәйге бер этапта үтә. Команданың һәр катнашучысына жюри әгъзалары (номинациягә карап) чиратлашып Коръәннең 29нчы яки 30нчы җүзендәге аятьне дәвам итәргә кушачаклар. Һәр конкурсант биремне бер генә тапкыр башкара ала. Биремне үтәүче конкурсант Коръәннән ким дигәндә 5 юл укырга тиеш. Һәр командага барлыгы 5 бирем бирелә. Ахырдан команданың гомуми баллары исәпләнә һәм җиңүчеләр билгеләнә.

Чыганак: ДУМ РТ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев