-
«Лига форум» Студентлар белем бирү форумы башлана Татарстанда «Форум лигасы» Студентлар белем бирү форумы башлана. Анда илнең 58 төбәгеннән 1,2 мең урта һөнәри һәм югары уку йортлары студентлары җыелачак
-
Танылган кешеләр Казан буйлап экскурсияләр үткәрәчәк "О, мой гид!» проекты кабат Казанга кайта. 16 август көнне быелның беренче экскурсиясе узачак. Казанлыларны шәһәрнең тарихи отельләре белән танышырга чакыралар.
-
Россиядә бер атнада коронавирус йоктыручылар саны 52,2 процентка арткан Узган атнада Россиядә коронавирус инфекциясенең 160 меңнән артык очрагы расланган.
-
«Төнге велофест»та 3 меңнән артык кеше катнашты Быел «Төнге велофест»та Әстерхан, Волжск, Лениногорск, Мәскәү, Екатеринбург, Чита, Димитровград һәм Тарко-Саладан (Ямал-Ненец автоном округындагы шәһәр) кунаклар катнашты.
-
Дәүләт архивының яңа бинасында ниләр бар? Тиздән Дәүләт архивының әлеге бинасына экскурсияләр уздырыла башлар дип көтелә.
-
Кыямовлар кыздыра проектыбызның яңа чыгарылышы Идел-online ютуб каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы дөнья күрде.
-
Елга трамвайчигында Казансу буенча экскурсияләр эшли башлады Шәһәрнең истәлекле урыннарын яңа ракурстан күрергә теләүчеләр өчен менә дигән мөмкинлек!
-
ИДЕЛ КӨНДӘЛЕГЕ: ТӨШКЕ АШКА - ҖИЛӘККӘ Җиләге тәмле, хатирәләре – тагын да.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Татарстанда полилингваль мәктәпкәчә белем бирү концепциясе формалаша

Эшләнелгән концепция агымдагы елның 1 июнендә тәкъдим ителергә тиеш.
Татарстан Республикасында полилингваль мәктәпкәчә белем бирү концепциясе формалаша. Әлеге концепция 2019 елның 1 июненә кадәр эшләнеп бетергә тиеш. Бүген бу хакта Татарстанның Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен яңадан торгызу фондының Попечительләр һәм административ советы утырышындаТатарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.
“Мәктәпкәчә белем мөһим урын алып тора. Моны аңлап, базалы балалар бакчалары буенча фикерләр тупланды. Бүгенге көндә 24 тәкъдим каралган. Полилингваль мәктәпкәчә белем бирү концепциясен формалаштыру алымнары эшләнде. Әлеге вакытта концепцияне булдыру актив процессы бара. Безгә эшләнелгән концепцияне агымдагы елның 1 июненә кадәр эшләп бетерү бурычы куелган”, - диде ул.
Рафис Борһанов республикада полилингваль белем бирү комплекслары концепциясе проекты формалашканын билгеләп үтте. “Концепция проекты әле дә эшләнә. Республикада заманча белем бирү комплексы моделе булдырылырга тиеш. Әлеге комплекста уку-укыту процессы кимендә өч телдә – татар, рус, инглиз телләрендә алып барылачак”, - диде ул.
Аның әйтүенчә, 17 апрель көнне балалар бакчалары мөдирләре һәм методистлар катнашында киңәшмә узган, биредә мультилингваль телләр тирәлеген булдыру буенча “Бала Сити” коммерцияле булмаган автоном оешмасы тәҗрибәсе каралган. “Анализлар буенча әлеге сегментны булдыруда ата-аналар да кызыксына”, - диде Борһанов.
- Татарстанда 2022 елга рус, татар, инглиз телләрендә укытучы полилингваль белем бирү комплекслары челтәре булдырылачак. Ике комплекс Казанда, берешәр комплекслар Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама һәм Алабуга шәһәрләрендә төзеләчәк. Проектны гамәлгә ашыруның беренче этабында (2019-2020 еллар) Казанның 165 нче номерлы мәктәбе ниегезендә “Адымнар – белемгә һәм ризалыкка таба юл” комплексы булдырылачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз