Логотип Идель
Яңалыклар

ТАТАРСТАНДА САБАНТУЙ ҮТКӘРҮ ВАКЫТЫ ТӘГАЕНЛӘНДЕ

Тиешле указга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Документ төбәк башлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.

Сабантуй татар халык бәйрәме быел Казанда 19 июньдә узачак. Тиешле указга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Документ төбәк башлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.

Шуның белән бергә, ТР авыл торак пунктларында, район үзәкләрендә, башка зур шәһәрләрдә, бәйрәм 11-13 июньдә, ә Яр Чаллыда 18 июньдә узачак.

ТР Министрлар Кабинетына җирле үзидарә органнары белән берлектә бәйрәм чараларын күрсәтелгән срокларда үткәрүне тәэмин итү йөкләнде. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Җирле үзидарә органнарына, иҗтимагый берләшмәләргә һәм оешмаларга бу эштә актив катнашырга тәкъдим итте.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев