Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    Татарстанда салкыннар көтелә

    Бүген Татарстанда кискен салкын һава көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

    Реклама

    Төнлә һәм иртән минималь һава температурасы -15..-20°, аязган вакытта -21..-26°. Көндез максималь һава температурасы -9..-14°, көнчыгыш районнарда -19°. Юлларда бозлавык булырга мөмкин.

    29 гыйнварда төнлә салкын, температура -12..-17°, көнчыгыш районнарда һәм аязган вакытта -18..-23°. Көндез -4..-9°, көнчыгышта -12°. Моннан тыш, аязучан болытлы һава көтелә, кар, көндез урыны белән буран.

    30 гыйнварда, төнлә температура -6..-11°, көнчыгыш районнарда һәм аязган вакытта -16°, көндез 0 ° ка кадәр..-5°.

    31 нче гыйнварда һәм 1 нче февральдә, җылы һава көтелә, урыны белән кар, җил көньяк-көнбатыштан. Төнлә һава температурасы -2..-7°, көндез 0..-5°.

    Фоточыганак: pixabay.com

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИДЕЛ, ДЕКАБРЬ. ЭЧТӘЛЕК
    • ЯЗЫЛЫРГА ӨЛГЕРЕГЕЗ!
    • ӘДӘБИ МАРАФОН. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • ПОЛИЦИОНЕР. ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ
    • "Внесудебное банкротство гражданина"
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • "Единый налоговый платеж"
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ