-
Казанда «Оскар» премиясенә номинацияләнгән ике фильм күрсәтеләчәк Бу яңалык "Оскар" премиясен яратып күзәтеп баручылар өчен!
-
Мөхлисә Буби турында фильм төшерәләр Фильмны ел азагында Татарстан халкына күрсәтә алырбыз дип ышаналар.
-
АРТИСТНЫҢ МӘККӘСЕ КАЙДА? К.Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасындагы мулла малае – Надир мәхдүмне Зөлфәт Закировтан да оста уйнаучы юк. Актер яраткан театры буйлап экскурсия оештырды.
-
ӨЕҢДӘ НИНДИ КӨЙ? «Үз илемдә – үз көем» - «Тәртип» радиосының һәвәскәр башкаручылар арасында оештырыла торган конкурсы.
-
Фатирында ялгыз үлгән ирне тапканнар. Ун елдан соң... Алтмыш яшьлек ялгыз ир турындагы яңалык җәмгыятьне тетрәндергән...
-
«БУ ЮЛЫ ЭНДӘШМИЧӘ КАЛА АЛМЫЙМ»: Ринат Рахматуллин белән Марат Яруллин җыр бүлешә? Сүз "Чакыр гына мине" җыры турында бара.
-
Бүген фотога төшә торган көн! Бүген Татарстан территориясендә температура +25 градуска кадәр күтәреләчәк.
-
Гаиләдә бала тугач, әтиләргә отпуск бирмәкчеләр Шул рәвешле ирләр бәби тапканнан соң хатыннарына ярдәм итү мөмкинлеге алачак икән.
Татарстанда сайлауларга әзерлек башланды
Алдан тавыш бирү депутат булырга һәм Татарстанда яшәүчеләргә булышлык күрсәтергә теләгән кешеләрне сайлап алырга ярдәм итә. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» партиясе праймеризында катнашучылар белән очрашудан соң шулай дип белдерде.
«Алдан тавыш бирү ярдәмендә без ихлас күңелдән депутат булырга, закон чыгару эшчәнлегендә катнашырга, кешеләргә ярдәм итәргә теләгән әзерлекле кешеләрне сайлап алабыз», - диде Мөхәммәтшин.
Ул Казанда алдан тавыш бирүдә катнашучылар белән очрашып, праймеризны ничек яхшы итеп оештырырга һәм провокацион сорауларга ни рәвешле җавап бирергә кирәклеге турында сөйләде.
«Бүген биредә беренчеләрдән булып теркәлгән һәм гариза биргән 12 кеше җыелды. Без праймеризны ничек яхшырак итеп оештыру, үзеңне ничек тоту, оппонентлар бирергә мөмкин булган катлаулы сорауларга ни рәвешле җавап бирергә кирәклеге хакында фикер алыштык. Бу зур һәм яхшы мәктәп, дип уйлыйм. Әлеге мәйданчыкта син үзеңнең куелган сорауларга тиз арада, нигезле җаваплар бирә алу-алмавыңны тикшереп карый аласың», - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе.
Аның фикеренчә, мондый форматтагы очрашулар киләчәктә дә үткәрелергә мөмкин, чөнки алдан тавыш бирүдә катнашырга теләүчеләр саны артканнан-арта бара.
- «Бердәм Россия» партиясенең сентябрь аенда хакимият органнарына сайлауларда катнашачак кандидатларны сайлап алу буенча алдан тавыш бирү чарасы 26 майга билгеләнгән.
Чыганак: Татар-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз