-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Үзәк банк акча күчерүне ике көнгә тоткарларга тәкъдим иткән Акчаны мошенниклардан саклау өчен шундый чараның отышлы буласы күздә тотыла.
-
САМАРАДА ТУКАЙ ТОРМЫШЫ ҺӘМ ИҖАТЫ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШТЕЛӘР Самара өлкәсенең Халыклар дуслыгы йортында өч томлы «Габдулла Тукай: тормыш һәм иҗат (Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты хроникасына материаллар)» басмасын тәкъдим итү булды.
-
Казан марафонының хәйрия йөгерешендә 920 мең сум акча җыелды Казан Мэриясе миллион сумлык матур сан булсын өчен тагын 80 мең сум акча җибәрәчәк, әлеге акчалар дәвалауга мохтаҗ балаларга ярдәмгә тотылачак
-
Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез" "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа видео чыкты. Яшь җырчы Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез"! Легендар җырга - яңа сулыш
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына Шушы авыл татарлары – безне исән калдыручы, ашатучы, сыендыручы булды. Нәселебезне саклап калдылар.
-
Туры сүзле Илялов Рәмзи Илялов турындагы язмада «фәлән герой шикелле батырлык кылган» дигән штамп кулланмаячакбыз – һәр сугышчының биографиясе, хәрби юлы – кабатланмас, үзенчәлекле. Гомумән, татарлар сугышта бүтәннәр артыннан гына ияреп йөрмәгән.
-
Үзебез сайлыйбыз! Татарстанда 2023 елда төзекләндерелә торган паркларны сайлау өчен тавыш бирү башланды. 14 яшьтән өлкәнрәк һәр битараф булмаган кеше 30 майга кадәр үз фикерен белдерә ала.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Татарстанда табиблар җитми?!
Татарстанда 1 500 табиб җитми, бу барлык штат вазыйфаларының 71% тәшкил итә. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатихов белдерде.
2020 ел башына Татарстанда 47 562 медицина хезмәткәре эшли дип каралган. Шуларның 13 716 сы - табиблар, ә калганнары - урта медицина персоналы. 2019 ел нәтиҗәләре буенча, табиблар 10 мең кешегә 35,4 тәшкил итте, ә урта медицина хезмәткәрләре исә 10 мең кешегә - 92,3.
"Табибларны җәлеп итү проблемасы бар. Бүгенгә 1 500 табиб кирәк. Шул ук вакытта амбулатор-поликлиника звеносында - 970, ә стационар звенода - 530», - дип белдерде Фатихов.
Табибларның иң югары дефициты анестезиолог һәм реаниматолог, ашыгыч медицина ярдәме табиблары, фтизиатрлар, патологоанатомнар, кардиологлар, неонатологлар, офтальмологлар һәм ЛОРлар.
"Поликлиникаларда барлык штат вазыйфаларының комплектлылыгы 71% тәшкил итә. Авыл фельдшерларының 97,5%ы фельдшер-акушерлык пунктларында тупланган», - диде Фатихов.
Фото: pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз