Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстанда тагын биш трассада «тоталь контроль» камералары куялар

Татарстанның тагын биш төбәк юлында «тоталь контроль» камералары эшли башлаячак. ТР баш Дәүләт автоинспекторы Ленар Габдрахманов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

Татарстанның тагын биш төбәк юлында «тоталь контроль» камералары эшли башлаячак. ТР баш Дәүләт автоинспекторы Ленар Габдрахманов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

«Бу Казан – Шәмәрдән, Чистай – Түбән Кама, Казан – Малмыж, Шәле – Саескан Тавы һәм Чаллы – Зәй – Әлмәт юллары. Әлеге җайланма аларны буеннан буена контрольдә тотачак», - диде Ленар Габдрахманов.

Татарстанның ЮХИДИ идарәсе башлыгы сүзләренчә, «тоталь контроль»дә камералары датчик узган вакытта уртача һәм моменталь тизлекне үлчи. Ягъни датчик үзе дә тизлекне үлчи, датчиклар арасындагы уртача тизлек тә теркәлә. Өстәвенә, система җиңел транспортны йөк автомобильләреннән аерырга мөмкинлек бирә.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/11/196737/

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев