Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстанда цифрлы дәүләт хезмәте ни дәрәҗәдә күрсәтелер?

"Цифрлы икътисад" проектының мөһим юнәлешләренең берсе — цифрлы дәүләт идарәсен үстерү. Бу республикада дәүләт, муниципаль хезмәтләр өчен бердәм платформа булдыруны, дәүләт идарәсе системасының нәтиҗәлелеген арттыруны күздә тота.

Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында брифингта Татарстанда цифрлы дәүләт хезмәте күрсәтү турында сөйләделәр. ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин хәбәр иткәнчә, республика кайбер күрсәткечләргә иртәрәк ирешергә җыена. 

Айрат Хәйруллин  билгеләп үткәнчә, республикада "Цифрлы икътисад" илкүләм программасының биш проекты гамәлгә ашырыла. Пректның төп бурычы — 2024 елга иң кирәкле дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр 100 процент дәрәҗәдә кешенең шәхси катнашыннан башка күрсәтелерлек шартлар тудыру, гражданнар, бизнесның дәүләт белән элемтәсе 70 процент дәрәҗәдә цифрлы рәвештә булуы. 

Татарстанда кайбер күрсәткечләргә 2022 елда  ирешелергә мөмкин дип фаразлана. Бу ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов куйган бурычка бәйле. 

tatar-inform.tatar

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев