Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    Татарстанда виртуаль концерт заллары булдырылачак

    «Цифрлы мәдәният» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстанда виртуаль концерт заллары булдыру өчен 1,5 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Шул хактагы карар Россия Хөкүмәте сайтында дөнья күргән.

    Министрлар Кабинеты программаны гамәлгә ашыру өчен Россиянең 33 төбәгенә барлыгы 200 миллион сум акча бүлеп бирергә ниятли. Әйтик, 2024 ел ахырына Россиядә 500 виртуаль концерт залы булдыру күздә тотыла. Алар мәдәни үзәкләрдән еракта яшәүче кешеләргә Россиянең әйдәп баручы музыкаль коллективлары концертларын реаль вакыт режимында һә югары сыйфатта карарга мөмкинлек бирәчәк.

    Реклама

    «Мәдәният» илкүләм проекты Президентның «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясен үстерүдә илкүләм максатлар һәм стратегик бурычлар турында»гы указын гамәлгә ашыру кысаларында әзерләнгән. Ул өч федераль проектны («Мәдәни мохит», «Иҗади кешеләр» һәм «Цифрлы мәдәният») үз эченә ала.

    Проектны гамәлгә ашыру өчен 2019-2024 елларда барлыгы 113,5 миллиард сум акча сарыф итү күздә тотыла, диелә РФ Мәдәният министрлыгының рәсми сайтында.

    Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/05/183953/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИДЕЛ. ГЫЙНВАР САНЫН УКЫЙБЫЗ.
    • "Отмена ЕНВД. Что делать?"
    • ИДЕЛ, ДЕКАБРЬ. ЭЧТӘЛЕК
    • ЯЗЫЛЫРГА ӨЛГЕРЕГЕЗ!
    • ӘДӘБИ МАРАФОН. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • ПОЛИЦИОНЕР. ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ