Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстанда Яңа ел төнендә җәмәгать туклануы йортлары 3:00 сәгатькә кадәр эшли алачак

Республикада ковидка бәйле чикләүләр турындагы карарга үзгәрешләр кертелде.

Татарстанда Яңа ел төнендә җәмәгать туклануы йортлары 3:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Тиешле карар Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында басылып чыкты.

Шулай ук 20-нче декабрьдән 10-нчы гыйнварга кадәр җәмәгать туклануы оешмалары 1:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Моннан тыш, 20-нче декабрьдән профилактик чаралар үтәлгәндә, балалар өчен тамаша-күңел ачу чаралары уздыру рөхсәт ителә. Шул ук вакытта 18 яшьтән өлкәнрәк тамашачыларга керү һәм анда булу QR-кодлар күрсәткәндә генә рөхсәт ителә.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина республикада QR-кодлар системасын Яңа елга кадәр гамәлдән чыгармаячаклар, дип хәбәр итте. Балаларның бакчаларда уза торган бәйрәмнәренә QR-кодлы ата-аналарга керү рөхсәт ителә, дип искәртте ул. Чыршы бәйрәмнәренә килгән барлык балалар һәм өлкәннәр фильтр аша узарга тиеш. Чарада барлык өлкәннәр битлекләрдә булырга тиеш.

Чыганак: kzn.ru

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев