Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстанда яңадан җылытачак дигән сүз дөресме?

Бу атнада Татарстанда һаваның температурасы җылынуы көтелә. Атна уртасына һава +13 градуска кадәр җылыначак. Көндез шактый җылы булса да, төнлә -2..-7˚ кадәр суытачак.

Бу атнада Татарстанда һаваның температурасы җылынуы көтелә. Атна уртасына һава +13 градуска кадәр җылыначак. Көндез шактый җылы булса да, төнлә -2..-7˚ кадәр суытачак. Юлларда бозлавык булуы ихтимал, сак булырга кирәк, дип кисәтә синоптиклар. Атна азагында тагын кисәк суытачак һәм кар ятачак.

Һава торышының шулай кисәк сикерешләре сәламәтлеккә тискәре йогынты ясарга мөмкин, дип саный табиб-терапевт Виктор Лишин, бу хакта «Вечерняя Москва» газетасы хәбәр итә. 

Белгеч сүзләренчә, һаваның кисәк үзгәрүе басымга йогынты ясаячак. «Кайберәүләрдә хәлсезлек, баш авырту, күз күреме начарлану кебек билгеләр булырга мөмкин», - диде ул. 

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.
 

фото:https://pixabay.com/

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев