Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстанда яшь укытучыларга бирелә торган грантны кире кайтармакчылар

Яшь укытучыларга беренче өч ел эшләү дәверендә аена 10 мең сумга кадәр өстәмә грантны республикада 2011 елдан биргәннәр.

Татарстанда яшь педагоглар өчен «Безнең Яңа укытучы» грантын бирүне яңадан кайтарырга планлаштыралар. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов хәбәр итте.

Ул искәртеп узганча, яшь укытучыларга беренче өч ел эшләү дәверендә аена 10 мең сумга кадәр өстәмә грантны республикада 2011 елдан биргәннәр. «Әлеге грант ярдәмендә без ел саен 200 яшь укытучыны җәлеп иттек. Кызганычка каршы, 2020 елда бу грант финанс хәлләре аркасында гамәлдән чыгарылды. Бүген мәсьәлә карала, принципиаль карар кабул ителгән, без бу грантны яңадан торгызачакбыз», — дип билгеләп үтә Поминов.

Шулай ук ул узган ел мәгариф системасына 900 дән артык яшь педагог килүен, шул ук вакыт эчендә якынча 240 укытучының эштән китүен әйтә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев