Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга

    Татарстанда яшьләр өчен грант алуга гаризалар кабул ителә башлады

    Татарстанда яшьләр өчен грант конкурсына гаризалар кабул итү башланды. Катнашучылар социаль проектны гамәлгә ашыруга 300 мең сумга кадәр акча алырга мөмкин.

    Реклама

    Гаризалар 14 номинация буенча кабул ителә:

    • яшьләрнең иҗади инициативалары;
    • сәламәт яшәү рәвешенә теләктәшлек буенча инициативалар;
    • яшьләрнең туризмга теләктәшлек инициативалары;
    • патриотик тәрбия;
    • яшьләрнең волонтерлык инициативалары;
    • яшьләр медиасы;
    • яшьләрнең фәнни инициативалары;
    • социаль эшмәкәрлек;
    • яшьләр арасында тискәре күренешләрне профилактикалау;
    • инвалид яшьләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән инициативалар;
    • гаилә кыйммәтләрен ныгыту;
    • карьера һәм профессиональ үзүсеш;
    • мәдәниятара коммуникацияләр һәм милләтара багланышлар;
    • яшьләргә психологик ярдәм күрсәтү механизмнарын үстерү.

    Конкурста 18-35 яшьлек Татарстан халкы катнаша ала. Проектлар «Минем субсидияләр» платформасында 2 нче мартка кадәр кабул ителә. Бер ай дәвамында экспертлар инициативаларны караячак, шуннан соң җиңүчеләрне игълан итәчәкләр. Конкурсның гомуми приз фонды 7 млн сум тәшкил итә. Өстәмә мәгълүмат министрлык сайтында урнаштырылган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Арктикага чакыру
    • Үзмәшгульләргә!
    • Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру
    • Физик затларның керемен декларацияләү
    • Санкция чикләүләре шатларында Россиянең финанс системасы эшчәнлеге
    • Налог бурычларың турында хәбәрдар бул!
    • Наркотиксыз тормыш
    • Тәртип радиосын тыңла
    • 3-НДФЛны - 30 апрельгә кадәр
    • "Китап" радиосын тыңла!