Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстанда яз җылы булырга һәм иртә килергә мөмкин

Февраль салкыннарыннан соң, быелгы яз татарстанлыларны иртә килүе һәм җылы булуы белән куандырачак.

Февраль салкыннарыннан соң, быелгы яз татарстанлыларны иртә килүе һәм җылы булуы белән куандырачак. Профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев Андрей Кузьминга биргән интервьюсында шундый фикерен белдерде.

Красивая Женщина, Молодой, Женщины, Стиль Жизни

Соңгы айларда республика даими рәвештә Атлантикадан килгән җылы һава массалары йогынтысына эләкте, ди галим. Әлеге процесс язын да кабатланырга мөмкин икән.

"Быел Арктика уянмады. Ул, гадәттә, безгә салкыннар җибәрә иде. Шунлыктан яз җылы булырга һәм гадәттәгедән иртәрәк килергә мөмкин. Җәен исә әлеге процессның киресе күзәтелә", - дип аңлатты Переведенцев.

"Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью" программасындагы телевизион вариантны тамашачылар шимбә көнне – 18.30, якшәмбедә 13.30 сәгатьтә карый алачак.

tatar-inform.tatar

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: һава-торышы яз, фараз, синоптиклар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев