Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстанда җәйге балалар сәламәтләндерү кампаниясенең төп үзенчәлекләре нидә?

Бүгенге көндә Татарстанда 79 балалар сәламәтләндерү лагере эшли башлады, анда 12 меңгә якын мәктәп укучысы кергән. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде.

Коронавируска бәйле вәзгыять планнарыбызны бозса да, балалар лагере үз эшен дәвам итә. Бүгенге көндә Татарстанда 79 балалар сәламәтләндерү лагере эшли башлады, анда 12 меңгә якын мәктәп укучысы килгән. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде.

- Хәзерге вакытта беренче сменаларда 79 лагерь эшли башлады, безнең 12 меңгә якын балабыз килде, барлыгы 119 җәйге сәламәтләндерү базабыз бар, алар балаларны кабул итәргә әзер, әмма билгеле бер сертификация үтәргә һәм Роспотребнадзор тарафыннан хупланырга тиеш, - дип сөйләде министр.

Сүз уңаеннан, ТР Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов "Интервью без галстука" тапшыруының чираттагы чыгарылышында түбәндәге сорауларга җавап бирде:

- пандемия вакытында Татарстан Яшьләр эшләре буенча министрлыгының эше ничек үзгәргән?

- Татарстанда җәйге балалар сәламәтләндерү кампаниясенең төп үзенчәлекләре нидә?

- пандемия шартларында Татарстанның балалар лагерьлары ничек эшләячәк?

- Татарстанда традицион гаилә кризисы бармы?

- Миллениум күпере астында «Урам» экстрим-паркын ачуга әзерлек ничек уза?

- Татарстан Яшьләр эшләре буенча министрлыгы яшь гаиләләргә ничек булыша?

- Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы урам субкультуралары белән ничек эшли?

Интервьюга сылтама: https://www.youtube.com/watch?v=wBZHkhIUPqg&feature=youtu.be

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев