Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстанда йортсыз хайваннар саны билгеләнде

Карарда күрсәтелгәнчә, документ җирле үзидарә органнарына хайваннар авыруларын кисәтү һәм бетерү, аларны дәвалау, шулай ук халыкны кеше һәм хайваннар өчен уртак чирләрдән саклау чаралары өлкәсендә аерым вәкаләтләр бирү турындагы законны гамәлгә ашыру өчен кирәк.

Татарстан Хөкүмәте йортсыз хайваннар саны нормативын раслады. Тиешле боерык ТР хокукый мәгълүматының рәсми порталында басылып чыкты.

Әйтик, Казанда, Чаллыда һәм Түбән Камада 1 мең кешегә 2,8 баш хуҗасыз хайван туры килергә тиеш. Республиканың башка шәһәр һәм районнарында — 2 баш.

Документ үтәлешне Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе контрольдә тотачак. Документка ТР премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин кул куйды.

Карарда күрсәтелгәнчә, документ җирле үзидарә органнарына хайваннар авыруларын кисәтү һәм бетерү, аларны дәвалау, шулай ук халыкны кеше һәм хайваннар өчен уртак чирләрдән саклау чаралары өлкәсендә аерым вәкаләтләр бирү турындагы законны гамәлгә ашыру өчен кирәк.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Татарстан, йортсыз хайваннар, норматив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев