Логотип Идель
Яңалыклар

ТАТАРСТАНДА ЗАРАРЛАНГАН КЕШЕЛӘРНЕҢ ГОМУМИ САНЫ - 5569

Татарстанда соңгы тәүлектә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 35 яңа очрагы ачыкланган.

Татарстанда соңгы тәүлектә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 35 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«12 кеше хастаханәгә салынган, 23 кеше өйдә дәвалана», — дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.

Авыручыларның күбесе 30дан 50 яшькә кадәрле яшь төркемнәрендә теркәлгән — 15 кеше, шулай ук 50дән 60 яшьтәгеләр — тугыз кеше.

35 очракның 14е — Казанда, дүртешәр очрак — Югары Ослан һәм Түбән Кама районнарында, икешәр очрак - Чаллы, Әтнә, Бөгелмә, Яшел Үзән районнарында ачыкланган. Буа, Кукмара, Лаеш, Саба һәм Чистай районнарында - берәр очрак.

30 июльгә алынган мәгълүматларга караганда, Татарстанда зарарланган кешеләрнең гомуми саны 5569 ны тәшкил итә, аларның 4472 се инде терелгән. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев