-
Дәүләт Думасында гаилә институтын ныгытырга алынганнар Гаилә хәлләренә сәбәпсез тыкшынмаячаклар. Дәүләт Думасына шул хакта закон проект кертелде. Документта Гаилә кодексына караган 20 һәм башка норматив актларга кагылышлы 25 төзәтмә бар.
-
Рөстәм Хуҗинның «Туган як көйләре» күргәзмәсе ачылды Автор баталь һәм тарихи жанрлардагы рәсемнәре белән билгеле.
-
8 яшьтән 17 яшькә кадәрге бала өчен пособиеләргә 70 млрд сум чамасы юнәлтелгән 21 июньгә аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар өчен пособиеләр 3,5 миллион балага билгеләнгән, дип хәбәр итте премьер-министр Михаил Мишустин.
-
Татарстанда яшь укытучыларга бирелә торган грантны кире кайтармакчылар Яшь укытучыларга беренче өч ел эшләү дәверендә аена 10 мең сумга кадәр өстәмә грантны республикада 2011 елдан биргәннәр.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Татарстанга Африка чумасы вирусы килеп җитәрме?
Россиянең кайбер төбәкләрендә Африка чумасы вирусы белән зарарланган дуңгыз ите табылган. Бу хакта Interfax агентлыгы Россельхознадзор идарәсенә сылтама белән хәбәр итте.
Әлеге авырудан дәва әле уйлап табылмаган. Авыруны йоктырган дуңгызларның 100% үлә. Хәер, әлеге авыру кеше өчен куркыныч түгел. Ләкин кеше аша ул башка терлеккә күчәргә мөмкин. Шулай ук авыру катнаш азык аша да күчәргә мөмкин.
Әлеге вакытта Россиянең 5 ноктасында әлеге авыру белән бәйле карантин игълан иттелгән. Авыруны кыргый шартларда яшәүче кабаннар да тарата. Чума Ульян, Нижгар, Калининград, Новгород, Ростов һ.б. өлкәләрдә табылган. Татарстанга иң якын урын Ульян өлкәсе булып тора.
Санитар нормалары һәм куелган кагыйдәләрне төгәл үтәгән очракта вирусның Татарстанга эләгүеннән сакланып калып булачак дип аңлатты узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габдулхак Усманович.
Әлеге кагыйдәләр shn.tatarstan сайтында күрсәтелгән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз