-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
«Идел»нең ике журналисты «Динем - Ислам, милләтем - татар» бәйгесендә җиңүче булдылар! Әлеге конкурста 70 журналист гариза биргән, барлыгы 434 эш каралган.
-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
Ринат Рахматуллин хатын-кызлар турында: "Без мужиклар «охотниклар» бит инде, «добыча» эзлибез…" "Интертат" электрон газетасында журналист Габдерәхим белән җырчы Ринат Рахматуллин арасындагы кызыклы сөйләшү урын алган.
-
Онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 23 меңнән арткан Беренче Татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга бер айдан артык вакыт узып китте.
-
Бүген юлларда бозлавык булырга мөмкин Көндез болытлы, ә төнлә аязучан болытлы һава торышы көтелә.
-
Таксида барганда җырчы Рината Тэй белән күңелсез хәл булган Җырчы Рината Тэйның көне бик уңышлы башланмаган әле...
Татарстанга Африка дуңгыз чумасы "килә"
Ульяновск өлкәсенең Кузоват районында һәм Самара өлкәсенең Кошки районында кыргый дуңгызларның африка чумасы (АЧС) белән йогышланган үләксәләр табылган.
Нурлат районының гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең республика штабында Татарстан территориясенә АЧС кертүне булдырмау чаралары турында фикер алыштылар. Территориаль бүлекләр башлыклары дуңгызчылык предприятиеләрен карап чыканнан соң, ябык режимда эшләргә кирәклеген искәртеп үттеләр.
Сүз уңаеннан, 2019 елда Идарә хайваннар продуктлары белән санкцияләнмәгән сәүдә итүнең 1,1 меңнән артык очрагын ачыклаган. Салынган штрафлар суммасы 1,29 млн сумнан артып киткән. Ел дәвамында 19,9 меңнән артык проба тикшерелгән, 2020 ел башыннан-1,5 мең. АЧСга анализлар тискәре. Африка дуңгыз чумасы - югары вируслы дуңгызлар авыруы, кеше өчен куркыныч тудырмый.
Чыганак: inkazan.ru
Фоточыганак: pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз