-
ГАЛИМНӘР ИГЕНЧЕЛЕК ӨЛКӘСЕНДӘ ЯҢА ТЕХНОЛОГИЯ УЙЛАП ТАПКАН Казан дәүләт аграр университеты галимнәре тарафыннан кафедра мөдире һәм профессоры Наил Әдһәмов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы машиналарының эшче органнарын ныгытуның комплекслы технологиясе эшләнде.
-
"ЯШЬ ЙӨРӘКЛӘР" БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШ Жюри музыка өлкәсендәге белгечләрдән торачак. Бәйгенең фестивалендә кайбер үзешчән авторларның җырларын танылган артистлар башкаруы да ихтимал.
-
ЯЗУЧЫ РӘФИКЪ ЮНЫС ВАФАТ Язучы, журналист Рәфикъ Юныс улы Юнысов бүген 78 нче яшендә бакыйлыкка күчте. Бу хакта аның соңгы эш урыны “Казан утлары” журналыннан хәбәр иттеләр.
-
ТАТАРСТАНДА БАЛАЛЫ ГАИЛӘЛӘРГӘ ЯРДӘМ КҮРСӘТЕЛӘ Республикада 32 федераль һәм 53 республика чараларын үз эченә алган социаль ярдәм чараларының системасы формалашкан.
-
МИЛЛИ ШУРА ӘГЪЗАЛАРЫ ҖИДЕ ЭШЧЕ ТӨРКЕМГӘ ТУПЛАНЫП ЭШЛӘЯЧӘК Милли шура утырышлары айга бер тапкыр үткәреләчәк. Һәрбеш эшче төркем үз юнәлеше буенча хисап тотачак.
-
ИЛШАТ РӘХИМБАЙ ТАТАР ГӨНАҺЛАРЫ ТЕМАСЫНА СӨЙЛӘШЕРГӘ ОМТЫЛА Илшат видеолар хакында фикер алышу һәм аларга бирелгән бәяне үз иҗат җимешләренең төп нәтиҗәсе дип саный.
-
ЙОЛДЫЗНАМӘ (19-24 гыйнвар) Узган ел башлаган эшләрегезне уңышлы тәмамлаячаксыз. Бу атнада игътибарны гаиләгә юнәлтү яхшырак. Вакытыгызны үзегезгә һәм балаларыгызга багышларга тырышыгыз. Барчагызга да уңышлы эш атналары!
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
Татарстанга Кол Гали скульптурасын бүләк иттеләр
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка урта гасырларда Идел буе Болгарының күренекле әдибе Кол Гали скульптурасын бүләк иттеләр. Бүләкне Мәскәүдә узган Татарстан Көннәре кысаларында тапшырдылар. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Эшләнмәне Республика башлыгына автор – скульптор Александр Головачев күрсәтте.
Александр Васильевич аны Татарстанга бүләк итте. Рөстәм Миңнеханов скульптура Казан музейларының берсендә урын алачак дип вәгъдә итте.
- Александр Васильевичның иҗатын Татарстанда яхшы беләләр. Скульптор Казанның 1000 еллыгы проектларында актив катнашты. Владимир Демченко белән берлектә ул Татарстан башкаласының Петербург урамында Николай Гумилев һәйкәлен, Казан Кремлендәге Благовещенский чиркәве янында рәссамнар һәйкәлен, ә “Меңьеллык” паркында казан рәвешендәге фонтанны ясады.
- Александр Головачев белән Владимир Демченко Алабугадагы Марина Цветаевага, сәүдәгәр-меценат Дмитрий Стахеевка, интернационалист сугышчыларга куелган һәйкәлләр авторы.
“Кол Гали” скульптурасын ясауга урта гасыр шагыйренең иҗаты этәргеч биргән. Скульптурада шагыйрь уйчан, үзенең танылган әсәре – “Кыйссаи Йосыф” белән илһамланган итеп сурәтләнгән.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/09/189527/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз