Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстанга көз кайчан килә?

Чын көз исә 19-20 сентябрьдә киләчәк. Уртача тәүлек температурасы +12 градуска төшәчәк.

Һава торышы шәп тора әле соңгы атнада. Урамда җәйгечә җылы, яфраклар да саргаерга ашыкмый кебек. Шкафның ерак почмагыннан җәйге киемнәрне чыгарып кисәң дә, әллә ничек. Ни дисәң дә, сентябрь ич инде. Әллә бу җылылык әбиләр чуагы гынамы соң? 

Әбиләр чуагы сентябрь башында килми диләр КФУның Метеорология һәм климатология кафедрасы хезмәткәрләре. Республикада берничә атна дәвамында сакланган кояшлы һава  җәйнең үзенчәлекле дәвамы икән. Тик  көзгә “күчеш” озак көттермиячәк  — атмосфера фронтлары, циклоннар һәм салкыннар киләчәк. Аннан соң тагын берничә көнгә җылытып алачак. Монысы инде Әбиләр чуагы булачак.

Чын көз исә 19-20 сентябрьдә киләчәк. Уртача тәүлек температурасы +12 градуска тәшкил итәчәк. Россиянең Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча бездә сентябрь суык булмаячак. Явым-төшемнәр дә норма чикләрендә, ягъни 50 мм чамасы тәшкил итәчәк. Шуңа күрә шәһәрләрдә җылыны октябрь башларында гына бирәчәкләр.

 

Фото: pixabay.com

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев