-
Ренат Әюпов гаиләсенә кайгы килгән Без дә режиссёрның һәм аның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз!
-
ДИНИ ТЕМАГА «ТАЯН АЛЛАГА!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ! «Таян Аллага!» конкурсында 10 яшьтән алып 45 яшькәчә һәрбер теләгән кеше катнаша ала. 10 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр шигырь, чәчмә әсәр, пьесалар һәм публицистик язмалар кабул ителә.
-
Яшь галим БӘРӘҢГЕ ИГҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕН камилләштергәне өчен Россия Президенты грантына ия булды Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы аграр югары уку йортының яшь галиме Марат Кәлимуллин Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды.
-
ДИНИ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ, ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ ТАРИХЫ БУЕНЧА ОЛИМПИАДА УЗА Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча республикакүләм олимпиада үткәреләчәк.
-
«Әкият» курчак театрында «Мырау батыр» спектаклен куячаклар. Беренче тапкыр! «Әкият» курчак театрында беренче тапкыр Нәкый Исәнбәтнең «Мыраубай батыр» әсәре буенча спектакль куярга ниятлиләр.
-
КАСТИНГ: «Без — кырык беренче ел балалары» әсәре буенча төшереләсе фильмга актерлар сайлыйлар «Татаркино» оешмасы генераль директоры, продюсер Миләүшә Айтуганова социаль челтәрләр аша кастинг булуы хакында хәбәр итә.
-
ҺАВА ШАРТЛАРЫ НАЧАРЛАНА БАШЛЫЙ Иртәгә Татарстан территориясендә томан төшәчәк.
-
Чаллыда йөртүчесе үлгән машина алты машинаны бәрдергән «Мерседес» шоферыннан тыш, зыян күрүче булмаган.
Татарстанга Таиландтан 115 кеше кайта
Таиландтан Татарстанга кайтучылар 16 апрель көнне туганнары белән күрешә алмаячак. Аларны аэропорттан ук ике атнага “Ливадия” санаториясенә обсерваторга яки Covid-19 билгеләре булса, инфекцион хастаханәгә озатачаклар. Бу хакта республиканың коронавирус таралуга каршы көрәш штабы җитәкчесе, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
Обсерватор – коронавирус йоктыру куркынычы булган кешеләрне тикшерү урыны.
Таиландтан кайтучылар арасында балалы гаиләләр дә бар.
- Кайберәүләр балалары белән барган. Исемлектә 18 яшькә кадәр 27 кеше. 2018-2019 елларда туган балалар бар, - диде Фазлыева.
Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, кайтучылар исемлегендә 115 кеше, ләкин күбрәк булуы да ихтимал. «Бортта Киров өлкәсе гражданнары да бар. Алар да обсерваторга җибәрелә. 115 кешенең 60ы — Казаннан, Чаллыдан — 23, Әгерҗе — 1, Әлмәт — 4, Бөгелмә — 1, Югары Ослан — 4, Алабуга — 1, Зәй — 1, Яшел Үзән — 5, Лаеш — 3, Мамадыш — 1, Түбән Кама — 8, Питрәчтән өч кеше», — диде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз