Логотип Идель
Яңалыклар

ТАТАРСТАНГА ВАКЦИНА КАЙТКАН! КЕМГӘ БЕРЕНЧЕ КАДАРЛАР?

Татарстанга Covid-19 яңа коронавирус инфекциясенә каршы «Спутник V» вакцинасының сынау партиясе кайтты.

Татарстанга Covid-19 яңа коронавирус инфекциясенә каршы «Спутник V» вакцинасының сынау партиясе кайтты. Бу турыда республика Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Вакцинаның сынау партиясе кайтты, логистиканы, транспортлау һәм саклау шартларын тикшердек. Тулы партиясен көтәбез, аннары риск төркеменә керүчеләргә вакцина ясый башлыйбыз», — дип аңлаттылар матбугат хезмәтендә.

Агенлыкның үз чыганаклары мәгълүматлары буенча, республикага зур булмаган партия кайтарылган.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәре буенча, барлык төбәкләр дә коронавирустан вакцинаның сынау партияләрен алды.

«Бөтен илдәге кебек, беренче чиратта үз теләкләре буенча табибларга һәм укытучыларга вакцинация ясый башлыйлар», — диделәр министрлыкта.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X