Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга

    Татарстанлылар автокредитка "бата"

    Апрель аенда Татарстанда барлыгы 947 автокредит бирелгән. Алдагы айдагыга (686) караганда 38 процентка күбрәк бу. Гомумән, Татарстан узган айда рәсмиләштерелгән автокредитлар саны ягыннан иң күп кредит алган 30 төбәк арасында 4 нче урынга чыккан.

    Республиканы Мәскәү (1546), Мәскәү өлкәсе (1351) һәм Санкт-Петербург (1068) кына узган. Башкортстан (880) бишенче урынны алган. Кредит тарихлары бюросы белгече Алексей Волков әйтүенчә, автокредитларга бәйле бүгенге вазгыять 2020 елның «карантинлы»  апрель – май айларын хәтерләтә. Санкция һәм ставкалар шогыннан бераз айныганнан соң бу өлкәдә берникадәр җанлану сизелә.

    Реклама

    Мартка килсәк, республикада бу айда бирелгән автокредит күләме февральдәгегә караганда 79,4 процентка кимрәк булган. Аның уртача күләме 1140642 сум тәшкил иткән. Февраль аендагы белән чагыштырганда, ул 1,6 процентка азайган.

    Чыганак: Ватаным Татарстан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Үзмәшгульләргә!
    • Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру
    • Физик затларның керемен декларацияләү
    • Санкция чикләүләре шатларында Россиянең финанс системасы эшчәнлеге
    • Налог бурычларың турында хәбәрдар бул!
    • Наркотиксыз тормыш
    • Тәртип радиосын тыңла
    • 3-НДФЛны - 30 апрельгә кадәр
    • "Китап" радиосын тыңла!
    • "Татмедиа" онлайн-кибете