Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстанлыларны «Иске Казан әкиятләре» спектакленең соавторлары булырга чакыралар

ТР халкын әдәби конкурста катнашырга һәм Казан турындагы легендаларга яңача карарга чакыралар. Катнашучылар проза яки шигырь җибәрә алалар.

ТР халкын әдәби конкурста катнашырга һәм Казан турындагы легендаларга яңача карарга чакыралар. Катнашучылар проза яки шигырь җибәрә алалар. Иң яхшы текстлар «Иске Казан әкиятләре» инклюзив спектакленең сценариена керәчәк. Конкурста 12 яшьтән өлкәнрәк татарстанлылар катнаша ала, дип хәбәр итә ТР Яшьләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Гипертекстлы fashion-спектакль үзендә төрле жанрдагы текст фрагментларын һәм театральләштерелгән дефилены һөнәрчелек киезеннән ясалган автор костюмнары белән берләштерәчәк. 

«Иске Казан әкиятләре» инклюзив спектаклен булдыру – зур һәм төрле пландагы проект. Аның беренче этабы әдәби конкурс. Без төрле жанр һәм стильдәге текстларны күрергә, Казан турындагы легендаларның әкият дөньясына төрле авторлар күзлегеннән карарга телибез», - дип сөйләде конкурсны оештыручылар. 

Гаризалар конкурсның электрон почтасына кабул ителә: ssk.2023@mail.ru. Әсәрләр рус яки татар телләрендә язылырга мөмкин. Шигъри текстның күләме 80 юлдан артмаска тиеш. Кече прозада – буш урыннар белән 5000 нән артык билге булырга тиеш түгел. 

Барлык катнашучылар да дипломнар алачак, ә җиңүчеләрне 25 нче октябрьдә спектакль премьерасы көнендә узачак тантаналы чарага чакырачаклар. 

«Иске Казан әкиятләре» гипертекстлы инклюзив спектакль» проектын «Мәдәният» илкүләм проектының «Иҗади кешеләр» федераль проекты кысаларында «Россия мәдәният фонды» тарафыннан бирелгән грантны кулланып «Э-моция иҗади инклюзив студиясе» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы гамәлгә ашыра.

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев