Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстаннан Айдар Гатиятов Россиянең фән һәм югары белем министры урынбасары булды

Бу хакта карарны Россия Пермьер-министры Михаил Мишустин имзалады, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

Татарстанда туып-үскән Айдар Гатиятов Россиянең фән һәм югары белем министры урынбасары итеп билгеләнде. Бу хакта карарны Россия Пермьер-министры Михаил Мишустин имзалады, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

«Гатиятов Айдар Ринат улын Россия Федерациясенең фән һәм югары белем министры урынбасары итеп билгеләргә», — диелә документта.

Аңа кадәр Айдар Гатиятов Россия фән министрлыгының милек комплексын үстерү һәм бюджет инвестицияләре департаменты директоры, ә соңыннан ведомствоның бюджет инвестицияләре департаменты директоры булып эшләгән.

Татарстанда ул Универсиаданың башкарма дирекциясендә әйдәп баручы белгеч була (2011-2012), 2012-2019 елларда республиканың Төзелеш министрлыгында эшләгән.

Чыганак: Ватаным Татарстан

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев