Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Соры хезмәт хакы

    Татарстанның 38 районында гадәттән тыш хәл режимы кертелә

    Корылык һәм эсселек аркасында республиканың 38 муниципаль районында гадәттән тыш хәл режимын кертү турында карар кабул ителде. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров хәбәр итте.

    Комиссия утырышын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Ул аномаль эсселек һәм яңгырлар булмау уңышка тискәре йогынты ясарга мөмкин булуын искәртте.

    «Килеп туган хәл турында фикер алышырга һәм эсселекнең тискәре нәтиҗәләрен бетерү буенча бергәләп чаралар әзерләргә кирәк», - диде ТР Президенты.

    Реклама

    Хәзер, Җәббаров мәгълүматлары буенча, республиканың 34 районында коры һава торышы теркәлгән, 18 районда туфракта корылык күзәтелә. Татарстанның Мөслим һәм Сарман районнарында коры атмосфера һавасы урнашты.

    ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы чәчүлекләрне иминиятләштергән хуҗалыкларга вакытында иминият компаниясенә мөрәҗәгать итәргә һәм аномаль эсселек фактын теркәргә кирәклеген искәртте.

    Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда 30 июньгә кадәр аномаль эсселек аркасында гадәттән тыш хәл режимын кертергә җыенмауларын хәбәр иткән иде.

    Чыганак: Татар-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы