Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстанның балалы гаиләләре 271,8 млн сумлык яңа түләүләр алдылар

Элегрәк ТР буенча Россия Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр иткәнчә, яңа түләүне Татарстанның 79 мең 380 гаиләсе ала алачак.

11 майдан аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнгән 8-17 яшьлек балаларга яңа  пособие түләнә башлады. 13 майга Татарстанда мохтаҗ дип табылганнарга 271,8 млн. сум акча күчерелгән. Шуларның 40%ы республика бюджетыннан, 60%ы федераль бюджеттан бүлеп бирелгән.

Элегрәк ТР буенча Россия Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр иткәнчә, яңа түләүне Татарстанның 79 мең 380 гаиләсе ала алачак. Түләү алу өчен гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы, күпфункцияле үзәк яки Россия Пенсия фондының клиент үзәкләре аша бирергә мөмкин.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев