Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга

    Татарстанның иң яхшы югары уку йортлары билгеле

    Казан Федераль (Идел буе) университеты, абитуриентлар һәм ата-аналар исәпләвенчә, Татарстанның иң яхшы югары уку йорты. 
    Сораштыруда катнашучылар искәртеп үткәнчә, иң алдынгы, республикада гына түгел, аннан читтә дә иң танылган вуз бу. 

    Республиканың югары уку йортлары буенча үткәрелгән тикшеренү нәтиҗәләре «ПромРейтинг» агентлыгы сайтына урнаштырылган. 

    Реклама

    Шулай ук Казан дәүләт медицина университеты, архитектура-төзелеш университеты (КИСИ), КНИТУ-КАИ һәм Иннополис университеты да лидерлар исемлегенә кергән. Ә инде  социаль мәгариф академиясе (КСЮИ), ТИСБИ, Казан дәүләт мәдәният институты, Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты кебек вузлар «тиешенчә бәяләнеп җитмәгән уку йортлары» категориясендә лидерлар исәбенә кергән.

    Казанныкы булмаган вузлар арасында Әлмәт дәүләт нефть институты (АГНИ), Чаллы дәүләт педагогика университеты (НГПУ), Кама сәнгать һәм дизайн институты (КИИД) иң яхшылары сыйфатында билгеләп үтелгән.

    Чыганак: Ватаным Татарстан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Арктикага чакыру
    • Үзмәшгульләргә!
    • Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру
    • Физик затларның керемен декларацияләү
    • Санкция чикләүләре шатларында Россиянең финанс системасы эшчәнлеге
    • Налог бурычларың турында хәбәрдар бул!
    • Наркотиксыз тормыш
    • Тәртип радиосын тыңла
    • 3-НДФЛны - 30 апрельгә кадәр
    • "Китап" радиосын тыңла!