Яңалык/Эксклюзив
-
ХӘБИБ НУРМАГОМЕДОВ ФУТБОЛЧЫ КАРЬЕРАСЫН БАШЛАРГА ӘЗЕР! Зур футболда дебютка әзерләнәм, тәкъдимнәр көтәм, ди Хәбиб.
-
Ренат Әюпов гаиләсенә кайгы килгән Без дә режиссёрның һәм аның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз!
-
ДИНИ ТЕМАГА «ТАЯН АЛЛАГА!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ! «Таян Аллага!» конкурсында 10 яшьтән алып 45 яшькәчә һәрбер теләгән кеше катнаша ала. 10 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр шигырь, чәчмә әсәр, пьесалар һәм публицистик язмалар кабул ителә.
-
Яшь галим БӘРӘҢГЕ ИГҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕН камилләштергәне өчен Россия Президенты грантына ия булды Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы аграр югары уку йортының яшь галиме Марат Кәлимуллин Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды.
-
АВАРИЯДӘ ДҮРТ АЙЛЫК БАЛА ҮЛГӘН... Бала алган җәрәхәтләреннән хастаханәгә барып җитмичә дә үлгән.
-
Туй вакытында кәләш ягыннан берәү кияүне һәм туганын үтергән Соңрак атучы кешенең тоткарлануы билгеле булды.
-
ЧУЛПАН ЙОСЫПОВА ӘНИ БУЛГАН! Котлыйбыз! Җырчы Чулпан Йосыпованың бәби көткәнен белә идегез бит?
-
ҖАНИСӘП ТУРЫНДА СӨЙЛӘШИК – 3 Илкүләм конкурста катнашып, бүләк отыгыз!
Татарстанның халык артисты Илүсә Бәдриева вафат. Аңа бүген 80 яшь тулган булыр иде.
Аңа бүген 80 яшь тулган булыр иде.
Сабир Өметбаев исемендәге татар дәүләт драма театрының данлыклы шәхесе, Татарстанның халык артисты Илүсә Әхмәт кызы Бәдриева вафат. Бу хакта Г.Камал театры матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры коллективы якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Ходай сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын», дип язылган театрның Инстаграм аккаунтында.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз