Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Руль артында алкогольгә "Юк" дип әйт

    ТАТАРСТАННЫҢ ХАЛЫК АРТИСТЫ ХӘЛИМ ҖӘЛӘЛОВ ВАФАТ

    Бүген 81 яшендә Татарстанның халык артисты, Абдулла Алиш премиясе лауреаты Җәләлов Хәлим Бәдри улы вафат булды. Хушлашу мәрәсиме 6 июльдә (сишәмбе) 11.00 сәгатьтә Камал театры каршындагы мәйданда үтә, дип хәбәр итә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры.

    Реклама

    Җәләлов Хәлим Бәдри улы 1940 елның 27 апрелендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында туа. 1965 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Балалар өчен пьесалар яза. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

    Рольләре: Сева — «Ата хакы — Тәңре хакы» (В.Лаврентьев); Шәкүр — «Диләфрүзгә дүрт кияү», Сәйхун — «Ат карагы», Тамада — «Илгизәр + Вера», Кыяметдин — «Без китәбез, сез каласыз» (Т.Миңнуллин); Шәрифҗан — «Җиргә тапшырылган серләр», Адаш — «Өч аршын җир» (А.Гыйләҗев); Ильяс — «Агыйдел» (М.Әмир); Рәшит — «Назлы кияү», Салих — «Казан сөлгесе» (К.Тинчурин); Гайфи — «Күк капусы ачылса», Гыймран — «Ике килен-килендәш» Шәйдулла — «Талак, талак» (Х.Вахит), Хөләй — «Качаклар», Бикәмәт — «3ифа» (Н.Исәнбәт); Бригелла — «Болан-Патша» (К.Гоцци); Гыймади — «Зөләйха» (Г.Исхакый); Казыйхан — «Идегәй» (Ю.Сафиуллин); Ислам — «Артист-шоу» (Г.Кариев, З.Хәким); Хәмзә — «Баскетболист» (М.Гыйләҗев); Кларин – «Тәкъдир» (П.Кальдерон) һ.б.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы