-
Yummy Music зур концерт куячак. Барабызмы? 14 март көнне ТР Милли китапханәсендә Yummy Music зур концерт куя.
-
“Ак чәчәкләр кебек” премьерасының төп үзенчәлеге - авторында Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 33 сезонның бишенче премьерасын тәкъдим итә.
-
КЫЯМОВЛАР МИЛЛИ ГОРУРЛЫК УЯТА ТОРГАН ПРОГРАММА ӘЗЕРЛӘГӘН 13 март көнне Тукай районының Сәмәкәй авылында җырчы, халыкара конкурслар лауреаты Сөмбел һәм актер, журналист Идел Кыямовлар музыкаль-шигъри кичә оештыра.
-
ТӨРКИЯ ЖУРНАЛЫ ҺАДИ ТАКТАШ ТУРЫНДА ЯЗА Төркиядә татарның күренекле шагыйре Һади Такташ турында әтрафлы мәкалә дөнья күрде.
-
Олы яшьтәге ир белән хатынны, аларның киленен һәм алты яшьлек оныгын үтергән Мәрхүмнәр барысы да коттеджда булган. Җинаятьче пенсионерларны буып үтергән, киленне башта көчләгән, аннары пычак белән кадаган, бала караватында ята торган сабыйны да үтергән. Ул берничә көн элек кенә туган көнен бәйрәм иткән булган.
-
Илсөя Бәдретдинова: "Бер күлмәк кенә булмады бу..." Җырчы Илсөя Бәдретдиновага ниләр генә язмыйлар...
-
Егетләр колагына: кызларга нинди бүләк ошый? Бик тиздә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне җитә. Гүзәл затларыгызны ничек сөендерергә белмисезме? Нинди бүләк алыйм, дип баш ватасызмы? Ә безнең сезгә берничә киңәш бирәсебез килә.
-
SMM буенча онлайн-курслар башланып китте Программа гамәли биремнәрдән һәм лекциядән тора.
Татарстанның киләчәген кемнәр төзи?
Бүген Казанда «Татарстанның киләчәген бергә төзибез» исемле эшче яшьләр конгрессы башланып китте. Өч көн дәвамында, ягъни 22 декабрьгә кадәр катнашучы яшьләрне мастер-класслар, дискуссияләр көтә. Анда яшь хезмәткәрләр белән предприятиеләрнең эш нәтиҗәлелеген бәяләү критерийлары һәм яшьләргә социаль ярдәм чаралары турында фикер алышачаклар.
ТР Яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов әйтүенчә, конгресс - эшләүче яшьләрнең фикерләрен бергә туплау мөмкинлеге. "Чарада катнашучылар Татарстан республикасының төрле предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче өч меңнән артык кеше армиясен тәкъдим итәчәк. Конгресс кысаларында без аларның теләкләрен һәм тәкъдимнәрен ишетәчәкбез", - диде ул матбугат конференциясендә.
Шулай ук бу конгресста яшь белгечләр белән эшләү сыйфатына һәм яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыручы предприятиеләрнең эш нәтиҗәлеген дә бәяләү критерийлары турында фикер алышу булачак.
Бу хакта ТР предприятиеләре һәм оешмаларының яшьләр берлеге рәисе, Конгрессны оештыручыларның берсе Айдар Сәгетдинов сөйләде:
"Татарстан яшьләре яңа коллективта эшләү, профессиональ үсеш һәм даими белем алу турында борчылалар. Аларның шулай ук дәүләттән социаль гарантияләргә, буш вакытны һәм ялны сыйфатлы итеп оештыруга карата үз сораулары бар. Предприятиеләрнең яшьләр активын берләштереп, республикада эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен күрү - безнең мксат" - диде оештыручы.
Моннан тыш, Конгресс кысаларында 20 декабрьдә эшләүче яшьләр белән хезмәттәшлек буенча Координация советының беренче утырышы узачак. Аның составына республика министрлыклары һәм ведомстволары башлыклары урынбасарлары, эре предприятиеләр җитәкчеләре керәчәк. Советны Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов җитәкли.
Солтан Исхаков фотолары
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз