Логотип Идель
Яңалыклар

ТАТАРСТАНЛЫЛАРНЫҢ АКЧАЛАРЫ КҮБӘЙГӘНМЕ?

1 ноябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, республикада яшәүчеләр банкларда 703,4 миллиард сум күләмендә акча (торак төзү өчен эскроу-счетларга салынганын да кертеп) саклый.

1 ноябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, республикада яшәүчеләр банкларда 703,4 миллиард сум күләмендә акча (торак төзү өчен эскроу-счетларга салынганын да кертеп) саклый.

Бер ел эчендә саклык акча күләме 7,1 процентка арткан. Халык, элеккечә, үзебезнең рубльне салуга өстенлек бирә. Рубль өлеше банкка салынган барлык акча күләменең 86,2 процентын (606,4 миллиард сум, бер ел эчендә 9,3 процентка арткан)  тәшкил итә. Чит ил валютасындагы саклык акчасы исә бер ел эчендә 4,7 процентка кимеп, 97,0 миллиард сумга калган.

Банкка акча салу – элеккечә үк, акча саклауның иң уңайлы ысулы. Банкның лицензиясе алынса, депозит хуҗасына 1,4 миллион сумга, кайбер очракларда 10 миллион сумга кадәр кире кайтарыла. Россия банкының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Марат Шәрифуллин әйтүенчә, банкка акча салучыларны процент ставкаларының үсүе кызыктыра. Моннан тыш, хәзер төрле цифрлы сервислар, әйтик, финанс маркетплейсы аша да акча салу ысулын сайлап алырга мөмкин. Ул кешеләргә, банкка килмичә генә, депозит сайлап алу һәм ачу мөмкинлеге бирә.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев