Логотип Идель
Яңалыклар

Тавыш бирү 1 июльдә була

Конституциядәге төзәтмәләр буенча тавыш бирүнең төгәл вакытын билгеләделәр. РФ Президенты Владимир Путин моны раслаучы укзага кул куйды. Бу көн ял көне дип саналачак. mosmetod.ru

Конституциядәге төзәтмәләр буенча тавыш бирүнең вакытын билгеләделәр. РФ Президенты Владимир Путин моны раслаучы укзага кул куйды. Ул Россия халкыннан илнең Төп законыны төзәтмәләр буенча тавыш бирү көнендә активлык күрсәтүен сорады. Бу турыда Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Безнең гражданнарга гомумроссия тавыш бирүендә актив катнашсыннар өчен мөрәҗәгать итәм. Сүз Төп закон — Конституция турында бара. Ул илнең, безнең һәм балаларыбызның тормыш нигезендә ята һәм социаль мөнәсәбәтләр, хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә төп хокукый һәм төп юридик гарантияләрне, безнең халыкара партнерлар белән үзара хезмәттәшлек принципларын билгеләячәк», — диде Владимир Путин.

Тавыш бирү 25 июньнән 1 июльгә кадәр булачак. Тавышларны санау көне итеп 1 июль билгеләнде.

1 июль – ял көне булачак.

Фото: mosmetod.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Конституция төзәтмәләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев