Логотип Идель
Яңалыклар

"Таян Аллага" бәйгесенә әсәрләр кабул итү вакыты озайтыла

Россия ислам институты «Идел» журналы белән берлектә «Таян Аллага» әдәби конкурсына әсәрләрне кабул итү вакытының 2020 елның май аена кадәр озайтылуы турында хәбәр итә.

Россия ислам институты   «Идел» журналы белән берлектә  «Таян Аллага» әдәби конкурсына әсәрләрне кабул итү вакытының 2020 елның май аена кадәр озайтылуы турында хәбәр итә.

Конкурс Россия Федерациясендә яшәүче татар яшьләре арасында талантларны барлау һәм берләштерү, аларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү максатында уздырыла.

Конкурс өч этапта уза. 1 нче этап — әсәрләрне җыю 2020 елның 31 маенда тәмамлана. 2 нче этапта — жюри әгъзалары тарафыннан әсәрләрне бәяләү   (июнь 2020 ел), 3 нче этапта — конкурс нәтиҗәләрен игълан итү   (2020 елның сентябре) була.

Конкурста 10 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге Россия гражданнары катнаша ала. Төп шарт – иҗади эш белән профессиональ шөгыльләнүче булмаулары.

Конкурс дүрт номинациядә үтә: шигърият, чәчмә әсәр, драматургия, публицистика.

Эшләрне tatarkonkurs@mail.ru адресына юлларга кирәк.

Шуны ассызыклап үтү мөһим: 2010 елдан үткәрелә торган әлеге әдәби конкурсны Вәлиулла хәзрәт Якупов башлап җибәргән иде.
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев