-
ХӘБИБ НУРМАГОМЕДОВ ФУТБОЛЧЫ КАРЬЕРАСЫН БАШЛАРГА ӘЗЕР! Зур футболда дебютка әзерләнәм, тәкъдимнәр көтәм, ди Хәбиб.
-
Ренат Әюпов гаиләсенә кайгы килгән Без дә режиссёрның һәм аның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз!
-
ДИНИ ТЕМАГА «ТАЯН АЛЛАГА!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ! «Таян Аллага!» конкурсында 10 яшьтән алып 45 яшькәчә һәрбер теләгән кеше катнаша ала. 10 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр шигырь, чәчмә әсәр, пьесалар һәм публицистик язмалар кабул ителә.
-
Яшь галим БӘРӘҢГЕ ИГҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕН камилләштергәне өчен Россия Президенты грантына ия булды Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы аграр югары уку йортының яшь галиме Марат Кәлимуллин Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды.
-
Туй вакытында кәләш ягыннан берәү кияүне һәм туганын үтергән Соңрак атучы кешенең тоткарлануы билгеле булды.
-
ЧУЛПАН ЙОСЫПОВА ӘНИ БУЛГАН! Котлыйбыз! Җырчы Чулпан Йосыпованың бәби көткәнен белә идегез бит?
-
ҖАНИСӘП ТУРЫНДА СӨЙЛӘШИК – 3 Илкүләм конкурста катнашып, бүләк отыгыз!
-
ИЛСӨЯР ИКСАНОВАНЫҢ БАЛАЧАК ХЫЯЛЫ НИНДИ БУЛГАН? Илүсәбез кайчандыр шагыйрә белән интервью да эшләгән булган икән!
"Таян Аллага" әдәби конкурсы игълан ителде
Каләм тибрәтүче яшьләр арасында ел саен үткәрелеп килә торган «Таян Аллага» әдәби конкурс турында күпләрегезнең ишеткәне бардыр. Россия ислам институты "Идел" журналы белән берлектә быелгы “Таян Аллага” әдәби конкурсын ачык дип игълан итте.
Конкурс Россия Федерациясендә яшәүче татар яшьләре арасында талантларны барлау һәм берләштерү, аларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү максатында уздырыла.
Конкурс өч этапта уза. 1 нче этап - әсәрләрне җыю 31 августта тәмамлана. 2 нче этапта - жюри әгъзалары тарафыннан әсәрләрне бәяләү (1 сентябрь — 30 сентябрь 2019 ел), 3 нче этапта - конкурс нәтиҗәләрен игълан итү (2019 елның октябре) була.
Конкурста 10 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге Россия гражданнары катнаша ала. Төп шарт – иҗади эш белән профессиональ шөгыльләнүче булмаулары.
Конкурс дүрт номинациядә үтә: шигърият, чәчмә әсәр, драматургия, публицистика.
Шуны ассызыклап үтү мөһим: 2010 елдан үткәрелә торган әлеге әдәби конкурсны Вәлиулла хәзрәт Якупов башлап җибәргән иде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз