Логотип Идель
Яңалыклар

“Таян Аллаһка” әдәби бәйгесе ачык дип игълан ителә!

“Идел” журналы Татарстан мөфтияте һәм Россия ислам институты белән берлектә янәдән “Таян Аллаһка” бөтенроссия әдәби бәйгесен үткәрә.

“Идел” журналы Татарстан мөфтияте һәм Россия ислам институты белән берлектә янәдән “Таян Аллаһка” бөтенроссия әдәби бәйгесен үткәрә. Әлеге конкурс Россия Федерациясендә яшәүче татарлар арасында талантларны барлау һәм берләштерү, аларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү максатыннан уздырыла.

Каләм тибрәтүче милләттәшләр арасындагы бәйге өч этапта үтә. 1нче этап – әсәрләрне кабул итү – 2023 елның 1нче февраленнән 31 нче июленә кадәр бара. 2 нче этапта жюри әгъзалары әсәрләрне бәяли (2023 елның августы), 3 нче этапта җиңүчеләр билгеле (2023 елның сентябре) булачак.

Бәйгедә Россиядә яшәүче 10 яшьтән алып 60 яшькә кадәр теләгән һәр кеше катнаша ала. Төп шарт булып аларның иҗат эше белән профессиональ рәвештә шөгыльләнмәве тора. Бәйгегә профессиональ язучыларның, шагыйрьләрнең, журналистларның әсәрләре һәм язмалары кабул ителми.

Бәйге өч номинациядә үтә: шигърият, чәчмә әсәр һәм публицистик язма. Конкурска тәкъдим ителгән әсәрләр һәм мәкаләләр, әдәби татар телендә язылып, электрон вариантта tatarkonkurs@mail.ru почтасына кабул ителә. 

Авторлар эшләрен өч номинациянең берсенә генә җибәрә ала, ягъни бер автор бары бер генә номинациядә катнаша ала. Әсәрләр белән бергә конкурста катнашучы үзе турында кыскача мәгълүмат, адресын һәм телефон номерын җибәрергә тиеш. Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 277-68-26.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X