Логотип Идель
Яңалыклар

Төбәкләрдәге татарларга костюм һәм уен коралларына акча бирелә

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров милли костюм комплектларын тектерү һәм музыка уен коралларын сатып алу мәсьәләсендә эш алып барылганлыгын искәртте.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров милли костюм комплектларын тектерү һәм музыка уен коралларын сатып алу мәсьәләсендә эш алып барылганлыгын искәртте. Быел дәүләт программасы кысаларында шуның өчен 7 млн 600 мең сум бүлеп бирелгән.

«Дәүләт программалары нигезендә кертелгән үзгәрешләр конгрессның мөмкинлекләрен арттырды, милли костюмнар һәм иҗат коллективлары өчен музыка уен коралларына мониторинг үткәрелде», — диде ул Милли шура утырышындагы чыгышында.

Аның әйтүенчә, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты Мәдәният министрлыгы белән берлектә 2021 елда мәдәни проектларны тормышка ашыручы иҗтимагый оешмаларга ярдәм итү өчен Татарстан хөкүмәте грантларын алырга да бәйгедә катнашуга гаризалар кабул иткән. «54 гаризадан 29 төбәктәге оешмага әлеге грантларны тапшырдык», — диде Данис Шакиров. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев