-
Ренат Әюпов гаиләсенә кайгы килгән Без дә режиссёрның һәм аның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз!
-
ДИНИ ТЕМАГА «ТАЯН АЛЛАГА!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ! «Таян Аллага!» конкурсында 10 яшьтән алып 45 яшькәчә һәрбер теләгән кеше катнаша ала. 10 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр шигырь, чәчмә әсәр, пьесалар һәм публицистик язмалар кабул ителә.
-
Яшь галим БӘРӘҢГЕ ИГҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕН камилләштергәне өчен Россия Президенты грантына ия булды Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы аграр югары уку йортының яшь галиме Марат Кәлимуллин Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды.
-
ДИНИ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ, ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ ТАРИХЫ БУЕНЧА ОЛИМПИАДА УЗА Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча республикакүләм олимпиада үткәреләчәк.
-
Чаллыда йөртүчесе үлгән машина алты машинаны бәрдергән «Мерседес» шоферыннан тыш, зыян күрүче булмаган.
-
СТРЕСС БЕЛӘН КӨРӘШҮ ЫСУЛЛАРЫ Бу вакытта адәм баласы үз-үзен эчтән ашый, гел тискәре уйлый, үз-үзеннән һәм якыннарыннан шикләнә башлый. Стресс организм өчен бары тик тискәре йогынты ясый. Күп кенә авырлуарның нигезендә стресс ятканын да һәркем белә.
-
«Проза» һәм «Әдәби тәрҗемә» номинацияләре буенча Шәриф Камал исемендәге әдәби премия булдырылды Шәриф Камал айлыгы гыйнвар-февраль аенда әле дәвам итәчәк һәм аның туган көнендә – 27 февральдә төгәлләнәчәк.
-
«ТЕШ - ОРГАНИЗМ КӨЗГЕСЕ» - табиб киңәшләре Табиб киңәшләрен укыйк әле, бик файдалы!
Түбән Кама - беренче. Апаста узган ярышта Апас - соңгы урыннарда

Апаста көрәш буенча сезонның беренче рәсми бәйгесе узды. "Стенка на стенку" принцибы буенча үткән Федерация Кубогын Түбән Кама көрәшчеләре яулады.
Республика көрәш федерациясенең яңа сезонындагы командалар беренчелегендә 2001-2002 елларда туган яшьләр көч сынашты. Кемдер Апаска тулы команда белән килгән, кайсыныңдыр составында 6-7 көрәшче дә бар. Ахыр чиктә, ярышларның җиңүчесе һәм Федерация Кубогы иясе булып Түбән Кама командасы танылды. Финалда алар Әлмәт көрәшчеләрен җиңүгә иреште. Түбәнкамалылар бу көнне 45 очрашуның 33ендә җиңү яуладылар. Өченче урында - Мамадыш, дүртенче урында Саба районы командалары.
Ә менә мәйдан хуҗалары - Апас командасы беренче әйләнештә үк Арча көрәшчеләренә оттырды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз