Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    Түбән Камада бер баланы эт тешләгән

    Түбән Кама районының Кызыл Чишмә бистәсендә иясез этләр баланы тешләгән. Бу хәл турында кызның әтисе социаль челтәрләрдә язган:

    Ребенок, Девочка, С, Рыжей, Собакой

    "Баланы тиз арада тикшерергә алып барырга туры килде. Нәтиҗәдә сигез укол ясадылар.  Кызым этне котыртмаган, кулларын да селтәнмәгән. Тыныч кына барган җирендә, эт килеп тешләгән", - дигән ир. Фикерен раслау өчен прививка турында документын да урнаштырган. Аның язмасына җирле халык кызганып язган."Мескен бала. Мин хайваннарны яратсам да, көтү-көтү килгәндә куркыныч",  "Этләрне атарга да кызганыч, ләкин кешеләр дә газап чигәргә тиеш түгел бит. Өстәвенә балалар",

    "Анда этләр көтүе даими йөри. Һаман чараларын күрмиләр" , - диеп язучылар бар.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Хәтер
    • Сезнең өчен уйныйбыз!
    • Наркотикларсыз тормыш
    • "Чтобы получить субсидию - убедись в отсутствии налоговой задолженности"
    • Занятость
    • Милли проект
    • Языл һәм телевизор, скутер от!
    • Твой ход!
    • Әйдәгез хатлар языйк!
    • "Бессмертный полк онлайн"