Логотип Идель
Яңалыклар

Түбән Камада яңа мәчетне минимализм стилендә төземәкчеләр (фото)

Бүген, 2 декабрь Түбән Камада яңа мәчеткә нигез ташы салынды. Яңа мәчет Татарстандагы башка мәчетләргә охшамаган, минимализм стилендә булачак

Бүген, 2 декабрь Түбән Камада яңа мәчеткә нигез ташы салынды. Яңа мәчет Татарстандагы башка мәчетләргә охшамаган минимализм стилендә булачак. Аның проекты Бохара, Иран, Әфганстан һәм Гыйракта табылган борынгы корылмаларга охшатып эшләнелгән.

Проект авторлары "Форум" архитектура-проектлау компаниясе. Җитәкчесе әлеге мәчетнең койма белән уратылып алынмаячагы, мәчет янында балалар мәйданчыгы булачагын сөйләде.

Мәчетнең 34 һәм 35 нче микрорайон арасында булачагы да билгеле. Мәчет тирәсендә агачлар утыртылачак. Манара мәчет бинасыннан аерым төзеләчәк, аның башында ай булмаячак, биеклеге исә 30 метр булыр, дип планлаштырыла.

Түбән Каманың үзәк мәчете дә бик гадәти булмаган проект буенча төзелгән.

Чыганак: tatar-inform.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев