-
ВИДЕО: Журналистлар Мөршидә белән Илдар Кыямовларның теле “чишелгән” Татар журналистикасы турында чын дөресе! Журналистлар Мөршидә белән Илдар Кыямовларның теле “чишелгән”.
-
Блогер Рөстәм Нәбиев уңайсыз хәлдә калган Аны Америкада очар алдыннан кәрәзле телефоннан хатыны белән сөйләшкән өчен самолеттан төшереп калдырганнар.
-
ПОПУЛЯР БЛОГЕР ИЛҮЗӘДӘН КИШ-МИШ САЛАТЫ. Рецепт. Популяр блогер Илүзә Ильдарскаядан тәмле салат рецепты!
-
ТАТАРСТАН ТЕРРИТОРИЯСЕНДӘ ҺАВА ШАРТЛАРЫНЫҢ БОЗЫЛУЫ КӨТЕЛӘ Татарстанда аномаль салкыннар көтелә.
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
-
ЛАНДЫШ НИГЪМӘТҖАНОВАДАН КОЙМАК РЕЦЕПТЫ Ялларда нишлиләр? Тәмле итеп ашыйлар! - дигән җырчы инстаграм битендә.
-
Яратабыз сине, ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА! Бүген, 15 гыйнварда моң легендасы - Әлфия Авзалованың туган. "Идел"нең архивында шундый җылы язма саклана. Авторы - Алмаз Хәмзин.
-
ЗӨЛӘЙХА КАМАЛОВАНЫҢ “АТЛАР КЕШНИ" ШИГЫРЕН "ИДЕЛ" ЖУРНАЛЫ НИ СӘБӘПЛЕ БАСТЫРМАДЫ? Зөләйха Камалованың “Атлар кешни” шигырен “Идел” журналы бастырмады.
Тәбрис Яруллинның татар яшьләр форумыннан китүе интернетта шау-шу уятты

Татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллинның Татар конгрессында эшен туктатуын инде ишеткәнсездер. Инстаграмда яшьләр әлеге хәлгә карата үз фикерен белдереп постлар куя, акцияләр башлый. Тәбрискә теләктәшлек белдерә. Тәбриснең форум рәисе эшен ташлап китүе күпләрне борчый. Бөтендөнья татар яшьләре форумы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка ачык хат юллаган.
"Тәбрис Яруллинны бу эштән читләштерү татар мәдәнияты, мәгарифе, татар яшьләре хәрәкәте үсешенә зыян салачак. Аның җитәкчелегеннән азат булса, гомумән, яңа татар мәдәниятенә, сәясәтенә зур зыян булачак. Бөтендөнья татар яшьләре форумы Советы исеменнән бу хәлгә карата борчу белдерәбез." - дип язылган хатта.
Әлегә эшнең ничек тәмамлачагы әлегә билгеле түгел. Ләкин Тәбриснең әлеге вазифадан "үз теләге белән китәм" - дип гариза язуы билгеле.
Яруллинны Дөнья татар яшьләр форумы рәисе итеп форум шурасы 2018 елда ике елга сайлаган иде. Нигезләмәгә караганда, аның рәислектән китүе дә форум шурасы тарафыннан гына хәл ителә ала.
Тәбрис Яруллин күптән түгел "Бердәм Россия" праймеризында катнашып, 28нче урынга да чыккан иде. Узган атнада депутатлыкка дәгъва кылуынннан да баш тартканы билгеле.
1 фото: Тәбрис Яруллинның интернет сәхифәсеннән.
2 фото: yummmymusic лейблы инстаграмыннан.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз