Логотип Идель
Яңалыклар

ТЕАТР ЖУРНАЛИСТЛАРЫ КЛУБЫНДА ДРАМАТУРГИЯ НИГЕЗЛӘРЕН ӨЙРӘТӘЛӘР

17 март көнне Театр журналистлары клубында Филология фәннәре докторы, профессор Әлфәт Закирҗанов белән очрашачакбыз.

"Идел" журналы редакциясендә эшли башлагач, театр белән кызыксынуым артты. Берничә ел элек театр ишеген тамашачы буларак ачып керсәм, хәзер журналист күзлегеннән карарга тырышам. Танылган артистлар язмышы, яшьләр театрын гөрләткән артист егетләр һәм кызлар язмышы, иҗат юллары кызыксындыра. Шуңа күрә журнал битләрендә алар турында язарга тырышам.

"Камиллеккә чикләр юк", - дигәндәй, март аенда "Театр журналистлар клубы"на язылдым. Хәер, мин үзем генә түгел - "Идел"нең яшь журналисты Илүзә Ибәтуллина белән икәү без. Әлеге яңа проектны К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры башлап җибәрде. Максаты - театр сәнгате өлкәсен яктыртучы журналистларны барлау, үстерү.

17 март көнне Театр журналистлары клубында Филология фәннәре докторы, профессор Әлфәт Закирҗанов белән очрашачакбыз. Ул журналистларга “Драматургия нигезләре” дигән темага лекция укыячак.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев