-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
«Идел»нең ике журналисты «Динем - Ислам, милләтем - татар» бәйгесендә җиңүче булдылар! Әлеге конкурста 70 журналист гариза биргән, барлыгы 434 эш каралган.
-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
Абыйлы-энеле ике малай Идел елгасында батып үлгән Мәрхүм балаларның мәтеләрен водолазлар эзли.
-
Хәзрәтнең әнисе дә, абыйсы да бер көнне вафат була Рөстәм хәзрәт абыйсы белән бәйле, кечкенә чагындагы хатирәләрен сөйләде.
-
Ринат Рахматуллин хатын-кызлар турында: "Без мужиклар «охотниклар» бит инде, «добыча» эзлибез…" "Интертат" электрон газетасында журналист Габдерәхим белән җырчы Ринат Рахматуллин арасындагы кызыклы сөйләшү урын алган.
-
Онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 23 меңнән арткан Беренче Татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга бер айдан артык вакыт узып китте.
“Театраль Идел буе" фестивале финалындагы спектакльләр өчен тавыш бирү мөмкин
Театраль Идел буе" проекты финалына санаулы көннәр калып бара. 29 ноябрьдә мәктәп һәм студентлар театр коллективлары фестиваленең иң яхшы спектакльләре өчен тавыш бирү башлана. Бу хакта фестивальнең оештыру комитеты хәбәр итә.
«Театраль Идел буе» проекты яшьләрне театр мохитенә җәлеп итү өчен эшләнгән. Фестивальгә март аенда Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров старт бирде.
Төбәк этабы яз көне башланды һәм җәй уртасына кадәр дәвам итте. Беренче тур нәтиҗәсендә урыннарда иң яхшы тамашалар ачыкланды. Фестивальнең финалы 29 һәм 30 ноябрь көннәрендә узачак һәм җиңүчеләрне билгеләячәк. Телефон аша тамашачылар да җиңүчеләрне сайларга ярдәм итә алачак. Бүләкләү декабрь аена планлаштырылган.
Иң яхшы спектакль өчен 24 сәгать дәвамында: 29 ноябрь көнне 13.00 сәгатьтән икенче көннең 13.00 сәгатенә кадәр 8(800)350-35-43 түләүсез номер буенча тавыш бирергә мөмкин. Һәр спектакльнең үз тәртибе бар: 1дән 14кә кадәр — студентлар; 15тән 28гә кадәр — мәктәп укучылары.
Спектакльләрнең видеоверсияләре белән “Театраль Идел буе” федераль округы проектының рәсми сайтында танышырга мөмкин. Ноябрь дәвамында татарстанлылар «Театраль Идел буе» проектын алга таба дәвам итү һәм үстерү өчен 8(800)350-35-43 бушлай номерына шалтыратып тавыш бирә ала.
Фестиваль финалына Татарстаннан Георгий Хугаев пьесасы буенча куелган «Жил-был пес» спектакле чыкты. Спектакльне Чаллының 61нче гимназиясеннән «РИФ» театр студиясе тәкъдим итте. Шулай ук Казан дәүләт мәдәният институты студентлары Сөмбел Гаффарова драмасы буенча куелган «Парковка» спектакле дә финалист булды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз