-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
«Идел»нең ике журналисты «Динем - Ислам, милләтем - татар» бәйгесендә җиңүче булдылар! Әлеге конкурста 70 журналист гариза биргән, барлыгы 434 эш каралган.
-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
Хәзрәтнең әнисе дә, абыйсы да бер көнне вафат була Рөстәм хәзрәт абыйсы белән бәйле, кечкенә чагындагы хатирәләрен сөйләде.
-
Ринат Рахматуллин хатын-кызлар турында: "Без мужиклар «охотниклар» бит инде, «добыча» эзлибез…" "Интертат" электрон газетасында журналист Габдерәхим белән җырчы Ринат Рахматуллин арасындагы кызыклы сөйләшү урын алган.
-
Онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 23 меңнән арткан Беренче Татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга бер айдан артык вакыт узып китте.
-
Бүген юлларда бозлавык булырга мөмкин Көндез болытлы, ә төнлә аязучан болытлы һава торышы көтелә.
«Театраль Идел буе» фестивалендә Татарстаннан ике спектакль катнаша
«Театраль Идел буе» фестиваленең округ этабы дәвам итә. Татарстанны әлеге этапта Чаллының «РИФ» мәктәп театр студиясе һәм Казанның Камал театры каршындагы актерлык осталыгы мәктәбенең III курс студентлары тәкъдим итәчәк. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.
«РИФ» студиясе җитәкчесе Галина Иванова сүзләренчә, студиядә шөгыльләнүчеләр Георгий Хугаевның «Кара чикмән» пьесасы буенча спектакльне үзләре сайлап алган.
«Парковка» спектакле режиссеры Олег Кинҗәгулов әйтүенчә, Сөмбел Гаффарованың «Парковка» пьесасы ахырзаман турындагы дини күзаллауларга нигезләнгән.
«Театраль Идел буе» фестиваленең округ этабы 31 октябрьдә төгәлләнә. Номинациядә җиңүчеләргә истәлек билгеләре һәм яңа спектакль сәхнәләштерү өчен максатчан грантлар тапшырылачак. Беренче урынга лаек булучыларны – 200 000, икенче урынга – 140 000, өченче урын ияләрен 100 000 сум күләмендә акчалата бүләк көтә.
Проект Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров инициативасы белән гамәлгә ашырыла.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз