Логотип Идель
Яңалыклар

Театраль Сабантуй кайда булачак?

20 июньдә 11:00 сәгатьтә Татарстан Апас районында XIII Театраль Сабантуй була.

 20 июньдә 11:00 сәгатьтә Татарстан Апас районында XIII Театраль Сабантуй була.

Театраль Сабантуйны Татарстан Президенты ярдәме белән республика Мәдәният министрлыгы җитәкчелегендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры һәм Апас муниципаль районы хакимияте оештыра. 

Быел да традицион бәйрәмгә Татарстанның дәүләт театрлары артистлары һәм хезмәткәрләре, шулай ук күпсанлы кунаклар киләчәк.

Анда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры, «Әкият» татар дәүләт курчак театры, Өмәтбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры, Гыйләҗев исемендәге Чаллы дәүләт татар дәүләт драма театры, Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры, Буа дәүләт драма театры, Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры катнаша.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев